2020 елның 19 нчы июнендә «Азнакай политехника техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С», «D», «F» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 13 кеше кертелде, шулардан теория өлешенә 13 кеше килде, имтиханның практик өлешенә 7 кеше кертелде, 7се дә аны уңышлы тапшырды. 7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.