2020 елның 19 нчы июнендә Биектау муниципаль районында, «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторлары үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә тикшерү буенча уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 9 машина тикшерелде. Ачыкланган бозу очраклары нәтиҗәсендә техник карау уздырмыйча техникадан файдаланган өчен 2 беркетмә, гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү полисыннан башка эшләгән өчен 1 беркетмә төзелде.
Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.