2020 елның 17 нче июнендә Аксубай муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай һәм Нурлат районнары бүлеге тарафыннан «Трактор–Тагылма» профилактик операциясе буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның максаты – үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп эксплуатацияләүне контрольдә тоту, юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау. 16 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 5 административ беркетмә төзелде.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.