Зеленодольск муниципаль районында техник карау узды

2020 елның 19 июне, җомга

17 нче июньдә, график нигезендә, Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карау контроль-диагностик приборлар кулланып үткәрелде. Тикшерүгә 48 трактор һәм 8 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. 56 техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Хәзерге вакытта техник карау, яңа график нигезендә, шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International