Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә имтиханнар узды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 17 нче июнендә Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә «В», «С», «D», «Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынауга 46 кеше кертелде. 9 студент имтиханның теория өлеше буенча канәгатьләндерерлек билге ала алмады. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Бирә алмаганнар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак. 

 

Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International