Алабуга муниципаль районындагы «ДИАЗ» җәмгыяте автомәктәбендә имтихан булды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 17 нче июнендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «AI» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгын тапшыру буенча сынауга 17 кеше кертелде, шулар арасыннан 17 кеше теория өлешен дә, гамәли өлешне дә уңышлы тапшырды, алар «AI» категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International