Әтнә муниципаль районында уртак рейд узды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

2020 елның 16 нчы июнендә, «Трактор-Тагылма» операциясе кысаларында, Әтнә муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары бүлекләре башлыклары Г.Г.Касыймов һәм Р.К.Сабиров катнашында рейд үткәрелде. Рейд барышында район юлларында эксплуатацияләнә торган тракторлар һәм тагылмалар тикшерелде, шул ук вакытта тышкы ут приборларының, тормоз системаларының төзеклегенә игътибар бирелде, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре булу-булмавы, теркәү документлары, иминият полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Барлыгы 15 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.37 статьясының 2 өлеше нигезендә 5 беркетмә төзелде.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International