2020 елның 16 нчы июнендә «Альбатрос» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1», «А2» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Сынауга 15 кеше кертелде, шулар арасыннан 11 кеше теория һәм практика өлешен уңышлы тапшырды. Сынауга килмәгәннәр өчен кабат имтихан 7 көннән соң уздырылачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.