Сарман муниципаль районында уртак рейд узды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

2020 елның 8 нче июненнән башлап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясен үткәрү турында» 19.05.2020 ел, №01-05/53-пр боерыгы нигезендә, Сарман муниципаль районында рейдлар башланып китте. Әлеге профилактик операция кысаларында 15 нче июнь көнне Сарман муниципаль районында Сарман районы ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Р.Р.Шәмсиев һәм Р.Т.Сәлимов белән берлектә рейд үткәрелде. Рейд вакытында экплуатациягә кертүгә рөхсәт булу-булмавына, техниканың техник торышына, теркәлү документларына, дәүләт теркәлү номерлары булуына һәм аларның дөрес урнаштырылуына, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына зур игътибар бирелде. Бу көнне барлыгы 12 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган бозу нәтиҗәләре буенча административ чаралар күрелде.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International