2 нче июльдән 4 нче июльгә кадәр Татарстанда «ТАТАРСТАНДА КЫР КӨНЕ - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. «Кыр көне – 2020» Лаеш муниципаль районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматны гына түгел, ә әзерлекнең катлаулы тәртибен дә үз эченә ала. Әлеге этап аны уздыра башлаганчы бер ел алдан, уҗым чәчә башлаган вакыттан башлана. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы демонстрацион чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән «күзгә күз» танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Хуҗалык итүнең кече формалары» һәм «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк. Чараның максаты – тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, товарлар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү. Үткәрү урыны – ТР Лаеш муниципаль районы (Олы Кабан авылы янында). Катнашу мәсьәләләре буенча 8(843)221-77-95 телефоны буенча консультация алырга мөмкин, expo.racin@tatar.ru. Цифрлаштыру, аграрийлар өчен программа тәэминатлары, Агросәнәгать комплексы өчен IT - чишелешләр һәм технологияләр блогында катнашырга теләүчеләр өчен 8-927-440-79-99, Danis.Sayfutdinov@tatar.ru, https://деньполя2020.рф. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә «Кыр көне – 2020» уздыру көне үзгәртелергә мөмкин.
Тэглар: Минсельхозпрод РТ День поля в Татарстане #Мынаработедлявас Цифровизация АПК День поля День поля - 2020