Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренә әзерлек бара

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 нчы июнендә «Тамыр» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында хуҗалыкларның баш инженерлары белән ашлык урып-җыю комбайннарын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Куркынычсыз эксплуатацияләү, техник карауга җитди әзерлек мәсьәләләренә төп игътибар бирелде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы машина-трактор паркыннан файдалану буенча җентекле анализ ясады, механизаторларның имин хезмәт шартларын оештыру турында таләпләр җиткерелде. Шулай ук үткәрелә торган профилактик чараларның максатлары һәм бурычлары турында да аңлатылды.

 

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International