Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү дәүләтебез үсешенең яңа этабына башлангыч булды. Гадәти булмаган юл үтелсә дә, без халкыбызның бердәмлеген, милли күптөрлелеген саклап кала алдык, дәүләт институтларын ныгыттык, үзебезне бай тарихы, данлы хәрби һәм хезмәт традицияләре булган бердәм Ватан гражданнары итеп тоя алдык, һәм бөек илебезнеке булуыбыз өчен зур горурлык хисләрен кичереп яшибез.
Көндәлек хезмәтебез һәм үҗәтлегебез белән без кече Ватаныбыз – Татарстанны үстерүгә зур өлеш кертәбез, аңа дан һәм абруй тудырабыз. Безнең Татарстан – куәтле сәнәгате, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм мәдәни потенциалы булган иң бай һәм уңышлы Россия төбәкләренең берсе. Республикабызның лаеклы киләчәге өчен без бергәләп җаваплы.
Җәй аеның әлеге күркәм бәйрәмендә барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иртәгәсе өчен ышаныч хисе, тотрыклылык һәм иминлек, Ватан хакына яңа һөнәри казанышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы
Р.Р.Зыятдинов