10 нчы июньдә «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Татнефть» ГАҖ операторлары өчен «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданда квадроциклда кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 29 кандидатның 25се имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын 24 укучы уңышлы тапшырды. Төп хаталар – игътибарсызлык һәм ашыгу. 7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак. Сынауларны уңышлы тапшырган студентлар «АI» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.