2020 елның 10 нчы июнендә Спас муниципаль районында, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, «Трактор-Тагылма» операциясе буенча рейд үткәрелде.
Рейд барышында унике берәмлек күзәтчелек техникасы тикшерелде, аларның ике берәмлеге хокук бозып файдаланыла иде, машина йөртүчеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
И.Ф.Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.