Ютазы муниципаль районында ел саен «Туфрак эшкәртү буенча механизаторлар конкурсы» уздырыла. Быел ул 10 нчы июньдә «Уңыш» ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә узды. Конкурста катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфыйгуллин сәламләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов, һава торышы үзгәрүгә карамастан, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгулары өчен кырчыларга рәхмәт белдерде. Ярышларда районның агросәнәгать һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан 10 трактор катнашты. Конкурс ике этапта узды: беренчесе – тракторларның һәм туфрак эшкәртү машиналарының техник торышын бәяләү; икенчесе – агротехник таләпләр буенча җир эшкәртүнең сыйфатын бәяләү. Хөкемдарлар составына ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов та керде. Механизаторлар кырда көч сынашкан арада җитәкчеләр һәм белгечләр арасында ярышлар игълан ителде. Алар корал сүтү һәм җыю буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Бүлеп бирелгән кишәрлекләрекләрне эшкәртү буенча төп бурычларын үтәгән механизаторлар өчен ярышлар моның белән генә төгәлләнмәде. Үз хуҗалыклары данын алар фигуралы йөртү конкурсында якларга тырышты. Тракторга йөк тагып, алар фигуралы йөртү осталыкларын күрсәтте. Бәйге бүләкләргә юмарт булды – җиңүчеләр генә түгел, конкурста катнашучылар да акчалата премияләр белән бүләкләнде. Тәмле төшке аштан авыз иткән, район артистлары катнашында концерт караган һәм пакет тулы күчтәнәч белән таралышкан сукачыларның кәефе күтәренке иде – батырларга да ял кирәк шул. Алда – печән чабу чоры көтә.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.