Әлки муниципаль районында «Трактор-Тагылма» операциясен уздыру турында

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 нчы июнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясен уздыру турындагы боерыгы нигезендә, Әлки муниципаль районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Рейд барышында транспорт чараларының теркәлү документлары, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, техник карау узу турында таныклык булу-булмавы тикшерелде. 24 берәмлек үзйөрешле техника, трактор һәм аларга тагылмалар тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 1 беркетмә төзелде, РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча (исерек хәлдә, тракторчы-машинист таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт йөртү) 1 җинаять эше кузгатылды, вазыйфаи затларга 2 күрсәтмә бирелде.

                                                      

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International