10 нчы июньдә «Алан» ҖЧҖ базасында агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча район хуҗалыкларының тормыш-көнкүрешенә багышланган семинар-киңәшмә булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашты. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе ашлык җыю комбайннарын ремонтлауга һәм аларны агымдагы сезонлы техник карап чыгуга, аннары яңа уңышны җыеп алуга әзерләүгә багышланган иде. Әлеге мәсьәлә буенча чараның практик өлешендә катнашучылар алдында районның дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Х.Х.Нәзиров чыгыш ясады.
Башкарылачак эшнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, ул үз чыгышында комбайннарның техник торышыннан тыш, аларны эксплуатацияләүдә куркынычсызлык мәсьәләсенә, ягъни транспорт чараларын янгын куркынычсызлыгы предметлары һәм матдәләре белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.