2020 елның 8 нче июненнән башлап, 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган төп чаралары графигы һәм планы нигезендә, үзйөрешле машина-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарның тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм мондый очраклар санын киметү, шулай ук әлеге категориягә караган транспорт чаралары хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү буенча уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Саба муниципаль районында «Трактор-Тагылма» операциясе уза. Район халкына әлеге чараны үткәрү турында «Саба таңнары» газетасы һәм «Саба дулкыннары» җирле телевидениесе аша хәбәр ителде.
2020 елның 9 нчы июнендә 2020 район территориясендә, ЮХИДИ белән берлектә, рейд үткәрелде. 20 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 3 административ беркетмә төзелде.
Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.