2020 елның 8 нче июнендә, техник карау уздыру графигы нигезендә, Арча муниципаль районының Яңа Кенәр, Сөрде, Шурабаш авылларында шәхси затларныкы булган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 69 берәмлек техника каралды, аларның 8е куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килми иде, аларга кабат тикшерү узарга туры киләчәк.
Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.