Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларны һәм тагылмаларны тикшерүнең арадаш йомгаклары

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Май, июнь айларында Сарман муниципаль районында физик затларның үзләрендә теркәлгән тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карауга тапшыруы традициягә әверелде. Бу чара аерым график нигезендә районның авыл җирлекләре буенча оештырыла. 20 нче майдан башлап мондый техник караулар графикта күрсәтелгән 15 авыл җирлегендә узды. Аларда Карашай Саклау, Александровка, Илексаз, Рангазар Кәүҗияк авыл җирлекләре гражданнары аеруча актив катнашты.

Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә игътибар бирелде.

Бу чорда техник карауга барлыгы 96 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма тәкъдим ителде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International