Агымдагы елның 8 нче июнендә, график нигезендә, Зеленодольск шәһәренең «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ базасында техник карау узды. 25 берәмлек техника арасыннан 14 трактор һәм 4 трактор тагылмасы техник карауга тапшырылды. Тикшерелгеннер арасыннан бер тракторда тавыш сигналының төзек булмавы ачыкланды. Техник карау нәтиҗәләре буенча 17 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык бирелде, тикшерүне уза алмаганнары буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.