П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булды

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

2020 елның 5 нче июнендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге тарафыннан «В», «С», «Д», «Е», «F» категорияләре буенча тракторчы-машинист һөнәре буенча 4 курс студентларыннан имтихан алынды. Имтиханга килгән 8 студентның 2се юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сынауны тапшыра алмады. Машина йөртү буенча имтиханнар Т-150К, Беларус-1221.2, ДТ-75М тракторларында һәм «Нива-Эффект» ашлык җыю комбайнында үткәрелде. Кабат имтихан 2020 елның 15 нче июненә билгеләнде. Якын арада имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга «ВСДЕF» категорияләре ачылган тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International