Теләче муниципаль районында профилактика чарасы узды

2020 елның 5 июне, җомга

Теләче муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар еш уздырыла. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалары тикшерелә. Агымдагы елның 3 нче июнендә мондый чара Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә үткәрелде. Тикшерелгән техника арасыннан рейд барышында 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозган гражданнарга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International