Буа муниципаль районында Росагролизинг программасы буенча «юбилейлы» 100 меңенче лизинг алучы барлыкка килгән

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы республикада крестьян-фермер хуҗалыкларын оештыру һәм алып бару буенча лидерларның берсе булып тора. Районда авыл эшкуарлары арасында үз алдынгылары да бар. Шуларның берсе – крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кадыйров Фәнил Фәһим улы. Моннан 20 ел элек ул бүгенге көндә Буа районында алдынгы крестьян-фермер хуҗалыгына нигез сала. Үз эшчәнлегендә ул туфракның уңдырышлылыгын арттыру, элиталы чәчү материалыннан һәм технологик яктан бай авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану буенча барлык новаторлык идеяләрен актив гамәлгә кертә. Әлеге идеяләрне тормышка ашыру өчен, әлбәттә, шактый гына финанс кертемнәре дә кирәк. Бу очракта авыл эшкуарлыгының кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең федераль һәм төбәк программалары төп ярдәм булган. Фәнил Кадыйров бу программаларда иң актив катнашучыларның берсе. Агымдагы елда кыр эшләре өчен ул янә займ рәсмиләштергән, аның буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручитель булган. Яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу максатында КФХ башлыгы Кадыйров Фәнил Фәһим улы «Росагролизинг» АҖ белән актив хезмәттәшлек итә. Быел, лизингка үзйөрешле «Туман-3» сиптергеч сатып алганда, ул «юбилейлы» 100 меңлек лизинг алучыга әверелгән. Аны яңа техника белән котларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Росагролизинг» АҖ Маркетинг һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Артур Дәүләтшин, «Пегас-Агро» ҖЧҖнең сату бүлеге башлыгы Сергей Тявкин килде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан әлеге техника исәпкә куелган һәм тиешле документлар бирелгән.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International