Әтнә муниципаль районында зона семинары булды

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Әтнә районында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру һәм агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча зона семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов, дүрт район башлыклары, шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, кайбер инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты. Семинарны әзерләүдә һәм үткәрүдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Семинар «Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК» хуҗалыгының көзге бодай кырында, аннары машина-трактор паркы территориясендә һәм шул ук хуҗалыкның ындыр табагында узды. Түбән Бәрәскә авылы янында семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыру, туфракны известьлау, стационар эретмә төененең эше, кырларга иярчен мониторинг мөмкинлекләрен һәм чәчүлекләр торышын өйрәнде.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International