Кайбыч муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасына техник карау уздырылды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

2020 елның 3 нче июнендә Кайбыч муниципаль районының «Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖ бүлекчәсендә терлек азыгы җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 2 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, тракторчы-машинист таныклыгы булуга һәм үзйөрешле машиналарны ут сүндерү җайланмалары, аптечка белән комплектлауга аерым игътибар бирелде. Техник торышны тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. 

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International