2020 елның 8 нче июненнән башлап, 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган төп чаралары графигы һәм планы нигезендә, үзйөрешле машина-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарның тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм мондый очраклар санын киметү, шулай ук әлеге категориягә караган транспорт чаралары хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү буенча уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Әлки муниципаль районында «Трактор-Тагылма» операциясе узачак.
Операция вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар биреләчәк. Әлки муниципаль районы халкына «Алькеевские Вести» газетасы аша хәбәр ителәчәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.