Эш графигы нигезендә, 2020 елның 29 нчы маенда «ВОЛГА-АВТОДОР» ҖЧҖендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 25 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 23 берәмлек техника техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә иде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 2 берәмлек буенча карау акты төзелде.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.