2020 елның 28 нче маенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х. Габдрахманов, комиссия әгъзалары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру хезмәтенең әйдәүче киңәшчесе И.Р.Сафин, «Альметьевская» САС директоры М.И.Мәмәтов, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Р.В. Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре катнашындагы вәкаләтле комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә азык җыю техникасының, сенаж траншеяларының, эремә төеннәренең әзерлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район терлек азыгы әзерләү эшләренә югары бәя алды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
