2020 елның 27 нче маенда «Татавтодор» АҖ карамагындагы юл-төзелеш техникасына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, дәүләт теркәү билгесен беркетү урыны, машиналарның номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде. Барлык техника да билгеләнгән таләпләргә туры килә иде.
Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.