Азык җыю техникасына күрсәтмәле техник карау узды

2020 елның 23 мае, шимбә

22 нче майда Арча районында «Корсинский МТС» ҖЧҖ базасында азык җыю техникасы буенча күрсәтмә техник карау уздырылды, чарада Арча районы башлыгы И.Г. Нуриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатиятов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г. Касыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Техник карау барышында теркәлү документлары, машиналарның техник торышы, аларның эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү-бирмәве тикшерелде. Комбайннарның барысы да янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечләр, көрәкләр, комлы тартмалар, киезләр һәм башка кирәк-яраклар) белән, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган.

Семинар барышында барча катнашучыларның игътибары кыр эшләре вакытында һәм уртак файдаланудагы юллардан транспортлаганда техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә юнәлдерелде.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International