2020 елның 22 нче маенда Арча районы техникасының азык әзерләү буенча әзерлеген җитәкчесе – авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының АСК буенча ИТО бүлеге башлыгы урынбасары И.Х. Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатиятов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г. Касыймов, механикалаштыру буенча консультант Р.Р.Шакирҗанов, терлекчелек буенча консультант Р.Р. Хәйретдинов, урыннардагы хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләр катнашындагы комиссия тикшерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү буенча әзерлегенә бәя бирелде. Нигездә тикшерелгән предприятиеләр терлек азыгы әзерләү эшләренә әзер. Шулай ук бетерү өчен җитешсезлек урыннары да күрсәтелде.
Комиссия сусыл азыклар, печән һәм салам әзерләү комплексларының, сенаж-силос чокырларының әзерлеген тикшерде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, азык җыю техникасының куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылуына, техник документацияне исәпкә алу һәм алып бару эшләренә махсус игътибар бирелде.
Әзерлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнде: беренче урында – «Корсинский МТС» ҖЧҖ һәм «Казанка» АФ ҖЧҖ, икенче урында – «Северный» АХП» ҖЧҖ һәм «Возрождение» АФ ҖЧҖ, өченче урында – «Ватан» АФ ҖЧҖ.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.