2020 елның 26 нчы маенда «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй автомобиль юллары идарәсе филиалында үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 38 берәмлек трактор һәм тагылма арасыннан 35е буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник карау турында 3 акт төзелде.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.