Быелның 22 нче маенда Теләче муниципаль районында 2020 елда терлек азыгы әзерләү техникасының, терлек азыгын саклау урыннарының терлек азыгы әзерләүгә әзерлек дәрәҗәсе буенча конкурс узды. ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы А.Г.Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Нәҗипов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров һәм райондагы хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия сезонлы техник карау узарга тиешле техника төрләре буенча азык әзерләү техникасының әзерлек дәрәҗәсен, агрегатлар булу-булмавын тикшерде.
Тикшерү белән йөреп чыккан соң комиссия районның алда торган чараларга яхшы дәрәҗәдә әзер булуын билгеләде. Уртача бәяләү баллы мөмкин булган 90 баллдан 81 балл тәшкил итте.
Хәмит Нәзиров – Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.