Чистай муниципаль районында 2020 елда азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча смотр-кабул итү булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 26 нчы маенда Чистай муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының, азык саклау урыннарының һәм стационар эретмә төеннәренең 2020 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш инженер-инспекторы составындагы комиссия район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының, азык саклау урыннарының һәм стационар эретмә төеннәренең әзерлеген бәяләде. Районның җиде хуҗалыгында булдылар.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Чистай Агро» ҖЧҖ – беренче, «Луч» ҖЧҖ – икенче, «Чистай» АФ» ҖЧҖ өченче урыннарны алды. Район буенча гомуми әзерлекне комиссия уңай бәяләде.

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International