Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе һәм шәхсән үземнән Сезне истәлекле вакыйга – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итәм!
1920 елның 27 нче маенда ТАССР төзелү турында декрет чыгарыла. Татарстан АССРның барлыкка килүе авыр шартларда бара. Республикада икътисадый җимереклек, эпидемияләр һәм ачлык хөкем сөрә. Демократия һәм хокукый дәүләт юлында ил белән бергә катлаулы юл үтелде, яңа, нәтиҗәле икътисад төзелде, иң мөһим социаль институтлар – гаилә, дин, милли тел, мәдәни гореф-гадәтләр һәм традицияләр кыйммәте саклап калынды.
Бүгенге Татарстан – куәтле сәнәгате, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм мәдәни потенциалы булган иң бай һәм уңышлы Россия төбәкләренең берсе. Ә республиканың иң төп байлыгы булып кешеләр – гасырлар буе бердәм һәм тату булып яшәүче күпмилләтле халык тора.
Бу мөһим көндә Татарстанга – үсеш, ә сезгә, хөрмәтле халык – эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар, бәхет һәм иң изге теләкләр телим.