Саба муниципаль районында 2020 елда азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча смотр-кабул итү булды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

2020 елның 22 нче маенда районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының, азык саклау урыннарының һәм стационар эретмә төеннәренең 2020 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы, баш инженер-инспекторы һәм «Россельхозцентр» ФДУ Татарстан Республикасы филиалының МРО башлыгы составындагы комиссия терлек азыгы әзерләү техникасының, азык саклау урыннарының һәм стационар эретмә төеннәренең әзерлеген 90 баллы шкала буенча бәяләде. Районның сигез хуҗалыгында булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Игенче» ҖЧҖ 89 балл җыеп, беренче урынны яулады, «Симет» ҖЧҖ (87 балл) – икенче һәм «З.З.Мөхәммәтшин» КФХ (86 балл) өченче урынны алды. «Курсабаш» ҖЧҖ – 85, «Нырты АХП» ҖЧҖ – 85, «Әхмәтов Р.Г.» КФХ – 83, «Юлбат АХП» ҖЧҖ – 84 һәм «Саба» ҖЧҖ 80 балл туплады. Район хуҗалыклары буенча уртача балл 84,9 тәшкил итте. Калган хуҗалыклар якын көннәрдә бәяләнәчәк. Район буенча гомуми әзерлекне комиссия уңай бәяләде.

 

Рөстәм Харисов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International