2020 елның 21 нче маенда Чирмешән районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында азык җыю техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге башлыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты составындагы конкурс комиссиясе районның 7 хуҗалыгын тикшерде. Азык әзерләү эшләренә җәлеп ителәчәк барлык техниканың әзерлеге, шулай ук предприятиеләрдә хезмәтне саклау торышы тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын – «АККИРЕЕВО» ҖЧҖ, 2 урын – «ЧЕРЕМШАНАГРО ҖЧҖ, 3 урын «Ильхан» ҖЧҖ бирелде.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.