Җәлил УТТ оешмасында техник карау уздырылды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

15 нче майдан 19 нчы майга кадәр, расланган график буенча, «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ Җәлил УТТ тракторчылары «Татнефть-Актив» ҖЧҖ белән «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ арендага алынган тракторларын, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын ел саен уздырыла торган дәүләт техник каравына тәкъдим итте. Техник карауга барлыгы 67 берәмлек трактор һәм юл-төзелеш техникасы күрсәтелде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча 6 техника буенча техник карау акты төзелде, тикшерүне уңышлы узган үзйөрешле машиналар техник карау узу турында таныклыклар алачак.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International