Хөрмәтле коллегалар, дәүләт техник күзәтчелек ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез, Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте оешуның 62 еллыгы белән котлыйм!
Узган елларда Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте авыл хуҗалыгындагы күзәтчелек хезмәте оешмасыннан башлап, оештыру-хокукый нигезләрен һәм күзәтчелек функцияләрен даими камилләштереп, техниканы диагностикалау чаралары һәм мәгълүматны автоматлаштырылган тәртиптә исәпкә алу һәм эшкәртү җайланмалары белән тәэмин итеп, үз эшчәнлеге өлкәсен киңәйтеп, Татарстан Республикасының контроль-күзәтчелек органына әверелде.
Тракторларның, башка үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына күзәтчелекне гамәлгә ашырып, сез агросәнәгать комплексының һәм икътисадның башка тармакларының уңышлы эшчәнлеге өчен һәм техник потенциалын үстерү бурычларын үтәүгә зур өлеш керттегез һәм бу эшне дәвам иттерәсез, иң мөһиме – кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү, техниканы эксплуатацияләү барышында әйләнә-тирә мохитне саклау вазыйфаларын башкарасыз.
Бүген Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте – ул бердәм һәм эшкә сәләтле профессионаллар командасы, алар һәрвакыт югары квалификациясе һәм бай тәҗрибәсе, үз эшләрендә принципиаль һәм җаваплы булулары белән аерылып торды.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, югары профессиональлек телим, хезмәтебез белән горурлану, кешеләргә ярдәм итү өчен күбрәк мөмкинлекләр булсын! Уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет һәрчак юлдаш булсын Сезгә!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы
Р.Р.Зыятдинов