Зәй муниципаль районында 2020 елда азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча смотр-кабул итү булды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2020 елның 22 нче маенда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй районы бүлеге башлыгы катнашындагы комиссия 2020 елда терлек азыгы әзерләү буенча техника һәм азык саклау урыннары әзерлеген тикшерде.

 Агрофирмалар бу мәсьәләгә бик җаваплы караган иде. Техника технология нигезендә әзерлек сызыгына тезеп бастырылган иде. Комиссия 57 берәмлек азык җыю техникасын, шул исәптән 6 азык җыю комбайнын, 18 чапкычны, 11 әйләндергеч тырманы, 22 тыгызлап җыю техникасын карады.

Тикшерү барышында сусыл азык саклау өчен сенаж траншеяларының әзерлегенә, техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы шартлары белән таныштырдылар.

Азык әзерләү техникасын тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 1 урынны «Зәй шикәре» АФ» ҖЧҖ бирделәр, ул 84 балл туплады, 2 урында – «Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖ (77 балл), 3 урында – 76 балл җыйган «Восток» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International