Кама Тамагы районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеген тикшерү чарасы узды. «Нармонка» агофирмасы» ҖЧҖ һәм «Олы Кариле» АҖ хуҗалыкларының өч филиалында техника әзерләнгән һәм тезеп бастырылган иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров барлык хуҗалыкларда булды, техниканың торышы, механизаторлар белән комплектлануы, техникага йөкләнеш, махсус кием, янгын һәм беренче медицина ярдәме чаралары белән тәэмин итү, хезмәткә түләү һәм матди кызыксындыру схемасы, хезмәт хакы буенча бурычлар, агротехник паспортлар булуы белән кызыксынды. Әлеге чарада шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергетика ресурслары секторы мөдире дә катнашты Н.К.Алиуллов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры А.И..Җиһаншин, «ТАЛ- Агро» ИК ҖЧҖ генераль директоры И.Г.Вәлиев, район администрациясе башлыгы Н.А.Вазыйхов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Х.М.Гайнуллин һ.б. авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖнең 2 нче филиалы максималь бал җыйды. Комиссия шулай ук эремә төеннәренең дә эшен тикшерде, зур виноградлыкны карады, Африка сомын үстерү өчен төзелә торган заводта һәм берничә терлекчелек фермасында булды.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.