Агымдагы елның 21 нче маенда, АСК хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча республика конкурсын уздыру кысаларында, Буа районында «Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ директоры М.Ш.Таһиров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе эшләде. Конкурс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире А.В.Архиреев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Г.С.Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов һәм әлеге идарәнең профильле белгечләре катнашты. Комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Е.Г. Разбитнов та бар иде.
Конкурс комиссиясе районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылма чапкычларны һәм башка техниканы карады, эретмә төеннәренең торышы да тикшерелде. Комиссия әгъзалары шулай ук азык саклау урыннары торышын, сенаж-силос траншеяларын, МТП, техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләде. Хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Буа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә май ахырында керешергә планлаштыра. Аларга 14 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр җыясы бар. «Һава торышы яхшы торса, эшне дөрес итеп оештырган очракта, үләннәрнең беренче катын әзерләүне оптималь срокларда төгәлләргә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте идарә башлыгы Ранис Габитов.
Смотр нәтиҗәләре буенча, район агрофирмаларының азык әзерләү сезонына әзерлеге шактый югары бәяләнде. Узган елдагы кебек үк, лидерлыкка «Авангард» ҖЧҖ лаек булды, аңа беренче урын бирелде, икенче урында – «Коммуна» ҖЧҖ, өченчедә – «Киятское» ААҖ.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.