Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында 2020 елда терлек азыгы җыю эшләренә әзерлек буенча конкурслар бара. Питрәч муниципаль районында әлеге эшне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А.Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Р.М.Нагуманов, Питрәч районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы В.В.Максимов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р.Хафизов, инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы В.И. Захаров, районның игенчелек буенча консультанты Г.С.Фәйзуллин катнашындагы комиссия 21 нче майда үткәрде һәм 7 авыл хуҗалыгы формированиесен тикшерде.
Белгечләр терлек азыгы җыю комбайннарының,үзйөрешле һәм тагылма чапкычларның, печән әзерләү буенча машиналар комплексының әзерлеген, сенаж һәм силос саклагычларның әзерлеген, стационар эретмә төене булу-булмавын, үлчәү хуҗалыгы торышын, техник хезмәт күрсәтү һәм кыр шартларында ремонт звеноларының торышын бәяләде, инструктажлар үткәрү буенча чаралар үтәлешенә, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә игътибар бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ак Барс Пестрецы» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Агролак К» ҖЧҖ, өченчедә – А.Р.Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгы.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы.