Чүпрәле муниципаль районында 2020 елда азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча смотр-кабул итү булды

2020 елның 22 мае, җомга

22 нче майда Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча смотр-кабул итү үткәрелде. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ, «Ак Барс Дрожжаное» ҖЧҖ, «А.А.Низамов» КФХ, А.Н. Амосов КФХ» хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерде. «Эталон-Агро» ҖЧҖ һәм «Цильна» ҖЧҖ хуҗалыкларында уздырылган смотр-кабул итү барышында муниципаль район башлыгы Марат Гаффаров катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Цильна» ҖЧҖ алды, икенче урында  – «Ак Барс Дрожжаное» ҖЧҖ, өченчедә – «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International