Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне якты бәйрәм – Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бәйрәм йортыгызга, гаиләгезгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм иминлек, тынычлык һәм һидаять алып килсен. Өметләр вәгъдә ителгән әлеге якты бәйрәм көнендә Аллаһ Тәгалә догаларыгызны кабул итсен, изге гамәлләрегезнең әҗерен кайтарып, һидаятькә ирештерсен.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, игелекле гамәлләр, уңышлар, бәхет телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов