Әлки муниципаль районында техника тикшерелде

2020 елның 22 мае, җомга

2020 елның 21 нче маенда, техник карап чыгуның расланган графигы нигезендә, Кошки, Түбән Әлки, Каргалы авыл җирлекләрендә техник карап чыгу уздырылды. Техник карауга 36 берәмлек техника китерелгән иде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.     

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International