2020 елның 19 нчы маенда Бөгелмә аграр көллияте базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е», «F» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар кабул ителде. Имтиханга 21 укучы кертелгән иде, шуларның 5се имтиханны тапшыра алмады, 5се сынауга килеп тә тормады, калганнары уңышлы гына тапшырды. Имтиханнарны тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.