Агымдагы елның 20 нче маенда Бөгелмә районы буенча АСК хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2020 елда азык әзерләүгә әзерлеге буенча конкурс уздырылды. Тикшерүдә министр урынбасары Т.Г. Таһирҗанов, КДАУ кафедрасы мөдире урынбасары А.В. Матяшин, муниципаль район ягыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, механикалаштыру буенча консультант Н.О.Краснов, терлекчелек буенча консультант О.А.Пастухова, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Попов катнашты. Конкурста райондагы агросәнәгать комплексыннан 4 әйдәп баручы хуҗалык катнашты. Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Нәтиҗәдә, җыелган баллар суммасы буенча «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ лидер дип танылды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.