Апас районында 2020 елда азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча конкурс булды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргат Зиннәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбәков составындагы комиссия районның 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлек азыгы җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерде. Авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсе баллар системасы буенча бәяләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Ибраһимов и К» АХП ҖЧҖ алды, икенче урында – «Свияга» АХП» ҖЧҖ, өченче урында – «Свияга» АХП» ҖЧҖ «Апас» бүлекчәсе.

 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International